Өч укучы “ІТ-чемпион” конкурсында җиңү яуладылар

2014 елның 13 декабре, шимбә

Икенче этап нәтиҗәләре буенча барлыгы 153 бала “Иң актив укучы” номинациясендә җиңгән (һәр районнан өчэр кеше). Безнең районнан Ризван Сәмигуллин (Татар Томбарлы мәктәбе), Ансель Габделганиев (4нче гимназия), Алия Йосыпова (2нче мәктәп) иң актив укучы исемен алган. Аларга ноутбукпар тапшырылачак.

Актив катнашкан мәктәпләр дә бүләкләнәчәк. Республикада алар 51. Районның иң актив мәктәбе исеме Потап-Томбарлы мәктәбенә бирелгән. Ул интерактив җиһаз алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International