Шулай итеп биредә капиталь ремонт ахырына якынлаша. Эчке эшләр, су белән төәмин итү системасын һәм өлешчә җылылык системасын алыштыру төгәлләнгән инде. Янгын һәм сак куркынычсызлыгы системаларын яраклы хәлгә китерәсе калган. Хәзер медицина эшчәнлеге өчен лицензиия рәсмиләштерү эше бара. Биредә балаларны комплекслы тернәкләндерү (педагогика, психология, медицина һәм социаль ярдәм) алып барылачагын әйтү урынлы булыр. Үзәк директоры вазифаларын башкаручы Зөлфия Ганиева сүзләренә караганда, коллективның вакытлыча башка оешмаларга эшкә урнашкан төп составы, яңа көч туплап, үз эшләренә кайтырга җыена.
"Хезмәткә дан"