Бу 30 еллык “кара мунча” булган. Туган сеңлесе сүзләренә караганда, хуҗабикә үзе белән яшәүче өлкән яшьтәге әнисен һәм апасын юындырырга җыенган булган. Янгынны күршеләре күреп алган. Аны сүндерүдә “Колос” хуҗалыгының ирекле янгын сагы, 109нчы янгын сүндерү чаете һәм Новозареченск бистәсенең аерым посты катнашкан. Шаһитлар сүзләре буенча, утны сүндерергә авыл халкы да ярдәм иткән. Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, мунчадагы янгынның сәбәбе - мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу.
"Хезмәткә дан"