Өлкән буын вәкилләрен зурладылар

2014 елның 5 декабре, җомга

Бәйрәмгә заманында төрле тармакларда хезмәт куйган 23 әби чакырулы иде. Аларга авылның ветераннар советы рәисе - милли мәдәният үзәге директоры Сиринә Вәлиева котлау сүзләрен җиткерде. Чараның алып баручысы - милли-мәдәни узәк хормейстеры Рөстәм Насыйров кунакларның һәрберсенең тормыш юлын бәян итеп барды, ә авылның үзешчән сәнгать осталары, укучылар, авылның “Нәүруз” халык фоль­клор ансамбле концерт куйды. Кичә мул бәйрәм табыны артында дәвам итте. Рөстәм Насыйров әйтүенчә, киләсе елда бәйрәмне башка әбиләрне чакырып уздырачаклар.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International