Озак еллар каенана белән бер йортта дус, тату яшәүче ике килен бу кичәнең кунагы булды. Шарифуллина Роза Госман кызы һәм Кадыргулова Зимфирә Рәис кызы балалары өчен кайгыртучан әни, ирләренә сөекле хатын, уңган хуҗабикә, каенаналарна ихтибарлы, ихтирамлы килен булып яшиләр. Аларның гаиләләре авылдашларына үрнәк булып тора. Роза Госман кызы һәм Зимфирә Рәис кызы бәхетле гаилә төзү серләре белән уртаклаштылар. Кичә матур концерт номерлары белән үрелеп барды.