Мәчеттә дини гыйлем бирүче Габделәхәт Җиһангәрәев кәфенлек әзерләү, мәет юуу, кабер казу, ләхет алу һәм башка җеназа эшләрен ислам дине кануннары нигезендә: ничек дөрес итеп башкарып чыгарга кирәклеген җентекләп аңлатты. Авылда мәет юып йөрүчеләр картайган, аларны алыштырыр кешеләр булмаганлыктан, бу мәсьәләне хәл итү кирәклеге күтәрелде. Авыл халкы битараф калмыйча, активлык күрсәтсен иде. Бу сорауга әлегә нокта куелмады. Мәчет имамы Фәнис хәзрәт Хәльфетдинов җеназа мәсьәләләренә багышланган тагын бер сөйләшүнең якшәмбе, 30 ноябрь көнне 11нче яртыда булачагын әйтте.
"Хезмәткә дан"