Бүгенге көндә Баулы районында 260 эшмәкәрнең иминиятләү взнослары буенча Пенсия фондына тугыз миллионлык бурычы җыелган. Бурычлыларның милеген (фатир, бакча, гараж, җир участоклары, автомобиль) эзләү буенча адреслы эш башкарылган инде. Аларның счётлары турында банклардан мәгълүмат алынган. Бурычлары булганнарның Россиядән читкә чыгу хокукы вакытлыча чикләнеләчәк. “Юл приставы” аппарат-программа комплексын файдаланып, рейдлар үткәреләчәк.
"Хезмәткә дан"