“Бала шәхесен тәрбияләүдә телнең йогынтысы”

2014 елның 28 ноябре, җомга

Cеминарда Оренбург өлкәсенең Матвеевка районы , Башкортстан Республикасының Туймазы районныннан килгән татар теле, әдәбият укытучылары һәм Баулы районы татар мәктәпләренең җитәкчеләре, шәһәр мәктәпләренең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары катнашты.

“7 нче санлы белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Р.Я.Абдрахманова, Г.Ә.Галимова, Ф.Ф. Шәрифуллина, Ф.И. Загирова ачык дәресләр бирделәр, семинар – практикумның икенче өлешендә "Бер күрешү-бер гомер” дип аталган класстан тыш чара уздырылды.

Җитәкчеләр, укытучылар һәм килгән кунаклар өчен дә мондый семинарлар уздыру файдалы һәм уңышлы дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International