Яңа елга әзерләнәбез

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Быел шәһәр башкарма комитеты бәйрәмгә әзерләнүне иртәрәк башларга булды: ашыгусыз эшләү нәтиҗәле. Өстәвенә 15 декабрьдә инде шәһәрчекләрне кабул итү булачак. Бу көннәрдә Баулы УТТ эшчеләре “Мех-Сервис-НПО" хезмәткәрләре төзеп куйган чыршы каркасына нарат ботаклары беркетәчәк. Актүбә СМУ Баулы участогы мәйданга боз шәһәрчегенең кайбер элементларын китергән инде. Әмма бозның үзен алып кайтып кына булмый - кубларны беркетергә кар юк. Шәһәр башкарма комитеты мәгълүматы буенча, район елгаларында бозның калынлыгы 15-20 сантиметрга җиткән. Яңалыкларга килгәндә, быел көнчыгыш календаре буенча еллар символларының пенопласттан эшләнгән барлык сыннары да куелачак - моңа кадәр дүрт сын җитми иде.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International