Баулыда юлда һәлак булганнарны искә алдылар

2014 елның 22 ноябре, шимбә
Ел саен ноябрьнең 3 якшәмбесендә бөтен дөнья юл-транспорт хәлакәтендә катнашучыларны искә алу көнен үткәрә. Бу көнне барысыда үз игътибарларын юлда имин йөрү юнәлешенә карата.
Баулы районында юлда 2014 ел эчендә 8 кеше һәлак булган.
Чара Октябрь мәйданында башланды. Катнашучылар һәлак булганнарны тынлык минутасы белән хөрмәтләп искә алды.
Аннан соң Баулы ЮХИДИ җитәкчесе  Рәмис Гәлиев Баулы халкын юл кагыйдәләрен үтәүгә өндәде.
Соңыннан 20дән артык машиналы колонна Баулы урамнары буенча авария сигналларын кабызып юлга чыкты. Катнашучылар күккә ак, кара, кызыл шарларны җибәрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International