Янгын 5 ноябрь көнне кичке җиделәр тирәсендә агач йортта булган. Анда кызы һәм ике оныгы белән 55 яшьлек ир-ат яшәгән. Баулы районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, ут кухня ягыннан чыккан, йорт тулысынча янып беткән. Янгында бер яшьлек кыз һәлак булган, башкалар зарар күрмәгән.
"Хезмәткә дан"