Айлык үзәк китапханәдә уздырылган тематик кичәдән башланып киткән иде. Анда халык иҗаты эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды. Аннары йөзәргә яратучыларның йөзү сезоны ачылды. 2нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелегенең ел саен якынча 16 начар күрүче кешегә бассейнга бушка йерергә мөмкинлек тудыруын исегезгә төшерәбез. Сезон ачылуга багышлап, мөмкинлекләре чикле кешелэр өчен йөзү ярышлары да уздырылды. Начар күрүчеләр Баулы туган як музеенда һәм Бөгелмә рус театрында да булганнар. Ә иртәгә хезмәтләр җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл уздырылачак.
"Хезмәткә дан"