Баулының 1нче санлы мәктәбендә математика укытучылары семинары уздырылды

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Хәзерге мәктәпнең бурычы ул балаларның иҗади үсеше, аны ачыклау булып тора. Белемне сеңдерү- зур эш. Укытучылардан  балаларның танып белү эшчәнлеге өчен шартлар тудыруы сорала.
Шул проблемаларны математика укытучылары 1нче мәктәп базасында фикер алышты.
Бу чараны мәктәп директоры Л.Р.Кәлимуллина ачып җибәрде. Аннан соң укытучылар 5 сыйныфка(Г.Т.Ягфарова дәресенә) кереп киттеләр. Монда алар "Калган өлеш белән бүлү" темасына дәрес карап алдылар. Аннан ары 8нче сыйныф укучылары өчен Г.В.Габдуллина әзерләгән "Йолдызлы сәгать" викторинасына кереп киттеләр. Соңыннан укытучылар киңәшмәдә катнашып алдылар. Снминар чәй эчү белән тәмамланды.Кунак укытучылар мәктәп администрациясен һәм укытучыларны кызыклы һәм файдалы дәресләр өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International