Баулыга ике көн дәвамында үткән зона уеннарына Азнакай, Лениногорск, Актүбә, Зәй командалары җыелды. Баулыдан 2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы катнашты. Азнакай командасы тренеры Нияз Җәләев универсаль залның иркен булуын һәм Баулыда футболга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте.
Ярышларда икенче урынны - Зәй футболчылары, өченчене Лениногорск спортчылары алды.
"Хезмәткә дан"