Гөлия Шәмсетдинова һәм Фикия Садыйкова 24 октябрьда Казанда Татарстан Язучылар берлегендә узган семинар турында сөйләп киттеләр. Семинарда Бөгелмәдән Флера Валиевна Шарипованың чыгышы бик ошавын һәм алар белән һәрдаим очрашып, алар белән элемтәдә булырга кирәклеген әйттеләр. Сәгыйть Әхмәтҗанов матур шигырьләр язу өчен классикларыбызның шигырьләрен ешрак укырга кирәк диде. Аның “Баулы” шигырен анализладылар. Хәмидә Идиатуллина үзенең “Авыл җаны”, “Сүз көче” шигырьләрен укыды, проза әсәре белән таныштырып китте. Киләсе очрашуда Г.Тукай шигырьләрен анализлау планлаштырылды. Өйгә эш: Татар халык әкиятләрен шигырь юлларына салып килергә. Киләсе очрашу 11 декабрьга билгеләнде.