"Китапханә - мәдәният һәм белем учагы": Мәдәни дәрес

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе
Дәреснең максаты беренче сыйныф укучыларына мәдәният төшенчәсен аңлату, мәдәни урыннар белән таныштыру иде .Танышу китапханәдән башланды. Балалар китапханәдә урын алган "Күңелле балачак"почмагы, "Кызыклы зоопарк", "Әбиемнең сандыгы" музее белән таныштылар.

Һич уйламаганда китапханәдә шүрәле пәйдә булды. Аның да "культурный шүрәле" буласы, мәдәни дәрестә катнашасы килгән икән. Ул үзе белән балаларга күчтәнәчләр дә алып килгән. Серле тармада 1нче сыйныф укучыларына тапшырылачак мәдәни көндәлекләр икәне ачыкланды. Эльвира Хакимовна укучыларны көндәлекнең эчтәлеге белән таныштырды, булачак конкурсларның шартларын аңлатты. Мәдәни көндәлекләр һәрбер укучыга тантаналы рәвештә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International