Юл-транспорт һәлакәте Баулы-Октябрьский автоюлының алтынчы чакрымында 18 сәгать 25 минутта килеп чыккан. Баулы ягыннан Октябрьский ягына таба баручы
ВАЗ-21102 автомобиле - 47 яшьлек Самара кешесе идарә иткән машина юл читенә очкан. Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Галиев сүзләренә караганда, машина йөртүчесе куркынычсыз хәрәкәт тизлеге сайламаган. Нәтиҗәдә машина йөртүче ашыгыч ярдәм машинасында вафат булган.
"Хезмәткә дан"