Томбарлыда "Әкият дөньясында" клубы авылдашларына тамаша күрсәтте

2014 елның 7 ноябре, җомга

Сәхнә матур итеп бизәлде, алдан ук белдерү язып эленде. Тамашаны карарга балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучылары, каникулга авылга кайткан кунак кызлары һәм малайлары килде. Балаларга Г.Тукайның "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт" шигырьләре ,татар халык әкияте "Өч кыз", болгар халык әкияте "Хәйләкәр төлке" һәм Һ.Такташның "Тәүфыйклы песи" әкиятләре сәхнәләштереп күрсәтелде. Костюмнар киеп, әкият герое кыяфәте алган артистларның чыгышы балаларга бик ошады. Каникулда балаларга күңелле ял оештырган өчен, кечкенә артистларга авыл башлыгы Әдибә Мөдәрисовна үзенең рәхмәтен белдерде.

Балаларның күңел ачуы, балалар өчен оештырылган дискотекада дәвам итте Күп кенә балалар китапханәгә кереп, каникулда укырга әдәби китаплар алдылар. Күңелле ял итеп, яхшы кәеф белән балалар өйләргә таралыштылар. 

Томбарлы авыл китапханә мөдире: Эльвира Хакимовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International