Казан Кремле сөйләшә башлады

2014 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе
Бу программа  кешенең торган урынын табып, якындагы истәлекле урын турында сөйләп бирә, музыкаль фрагмент яңгырап ала.
Композитор Радик Сәлимов әйтүенчә, ул монда 6 музыкаль композиция һәм дистәләгән музыка кисәкләре туплаган. Автор бу тарихи һәм музыкаль интерактивларның кушылуы турында күптән уйлап йөргән. Ләкин спонсрлар табуы җиңел эш түгел. Бәхеткә каршы Сәлимов продюсер Рушан Тимербаев белән очрашты. Тимербаев Сәлимовны балалар фильмына музыка салуын сорады. Рушан Тимербаев Радик Сәлимов белән Кремль эчен урап йөргәндә оркестр уйнавын ишеттеләр һәм алар һәйкәлләрнең тарихын икенче яктан аңлап алдылар. Шул вакыт музыка белән архитектураны кушып алу идеясе дөньяга килде. Бу кушымта дөньяда иң беренче программа, дип хәбәр итә авторлар.
Бу кушымта тиздән Болгар, Свияжск, Бауман урамы турында сөйләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International