Баулыда яшәүче сугыш ветераны юбилеен каршылый

2014 елның 1 ноябре, шимбә

Акбуада туган Фәтхулла Зиннәтов, Баулы мәктәбенә йөреп, тугыз сыйныф тәмамлаган. 17 яше тулганда аны хәрби хезмәткә чакырганнар. Ә аңа кадәр ул “Кызылармеец” колхозында тракторчы булып эшләргә дә өлгергән. Белемле һәм сәләтле егетне башта Мәскәү янында кыска сроклы курсларда укыталар. Сугышка ул пулемёт расчёты командиры сыйфатында керә.

Сугыштан соң Фәтхулла Зиннәтов Баулы авыл Советы секретаре булып эшләгән, ә инженер дипломы алгач, хезмәт юлын нефтьчеләрнең автотранспорт предприятиесе белән бәйләгән, һөнәре буенча җаваплы вазифаларны Баулыда да, Себердә дә башкарган.

Зиннәтовлар бик музыкаль гаилә. Фәтхулла абый тальянда, Германиядән кайтарткан аккордеонда гомере буена буш вакытларында уйнаган, җырлаган. Мәҗлесләрдә аңа Лиза апа да кушылган. Туксанга җитсә дә, Фәтхулла ага тальянын кулга алгалый. Без дә аның, тыңламас бармакларын буйсындырып, тальянда уйнавы шаһиты булдык. Ул озын матур халык җырын да җырлап күрсәтте. Моң аның күңелен йомшатты, күзеннән яшь тамчысы тәгәрәп төште. Бәлки бу елларга бирешмичә яшәвенә шатлык яшедер.

 


"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International