"Өзелмәс кыллар" * Әдәби-музыкаль кичә

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
30 октябрь көнне, Баулы үзәк китапханәсенең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Татарстанның халык шагыйре, күренекле драматург Илдар Юзеевның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган, "Өзелмәс кыллар"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә 3 нче мәктәпнең китапханәчесе Флера Хәсәнова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәфисә Зиярова җитәкчелегендә 8 нче, 9 нчы класс укучылары катнашты.

Кичәдә катнашучылар Ильдар Юзеевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның шигырьләрен, җырларын тыңлап киттеләр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кичәнең азагында шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча әдәби викторина үтте. 

Кичә азагында чарада актив катнашканнары өчен мәктәп китапханәсенә Ильдар Юзеевның 5 томлык сайланма әсәрләрен бүләк ителде

Кичәдә барлыгы 25 укучы катнашты, 21 укучы язылды, 28 экз. китап бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International