Хат ташучылар ярышачак

2014 елның 24 октябре, җомга

Районыбызның почта хезмәткәрләре - “Кече шәһәрләрдә иң яхшы хат ташучы”, “Авылда иң яхшы хат ташучы” номинацияләрендә, ә почта бүлекчәләре “Иң яхшы почта бүлекчәсе” номинациясендә көчләрен сынап карый алачак. Конкурска нәтиҗә ясаганда “Татмедиа ААҖ басмалары тиражы артуы (2014 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда), абунәнең халык санына нисбәте исәпкә алыначак. Атналык йомгаклар “Хезмәткә дан” газетасында даими яктыртылачак.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International