Һәвәскәрләребез арасында төрле яшьтәге, төрле хезмәт ияләре: нефтьче, укытучы, тәрбияче,мәдәният һәм башка хезмәт ияләре дә бар. Аларның барысын да туган җиргә, туган илгә булган мәхәббәт хисләре, әдәбият,сәнгатьне ярату, матурлыкка, гүзәллеккә омтылыш берләштерә. Иҗат сөючеләребез үзләренең тормыш тәҗрибәләрен, кайгы-шатлыкларын, уй- фикерләрен күңел дәфтәрләренә туплап барганнар һәм шушы очрашуда Сәгыйт Әхмәтҗанов, Нурия Низамова, Алсу Васикова үз шигырьләрен бик рәхәтләнеп укып күрсәттеләр, иҗат җимешләре белән уртаклаштылар.
“Илһам” әдәби берләшмәсенә даими җыелышып шигырьләр уку, әдәби камиллек мәсьәләләре турында сөйләшү,мәктәпләрдә укучы яшьләр белән әдәби очрашуларда катнашу- болар барысы да төбәктәге әдәби хәрәкәтне җанландыруда, яшьләрне иҗатка җәлеп итүдә олы бер адым булып торыр.