Балалар бакчасына түләү арта

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе

Бу уңайдан Татарстан министрлар кабинетының 690 санлы карары (26 сентябрь) дөнья күрде. Әлеге карар нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварыннан республикабызда ата-ана түләвенең уртача күләме үзгәрәчәк. Ул 13 процентка артачак дип көтелә. Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү баш белгече Роза Нэфыйкова сүзләренә караганда, безнең районда да балаларны мәктәпкәчә учреждениеләрдә караганнары өчен ата-ана түләве куләме арту көтелә. Әйтик, 3-7 яшьлек сабыйларын 12 сәгатьлек эш көнле балалар бакчасына йөрткән өчен әти-әниләр хәзер 2200 сум түләсә, яңа елдан ул 2482 сум булачак.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International