Шулай ук, өлкәннәребезне котларга, районыбызның Муса Җәлил исемендәге мәданият йортында эшләүче артистлар да чакырылды, баянчы һәм солист Зайтун Муллаянов, жырчылар Саҗида Әхмәтҗанова, Руслан Саитов, Раиль Низамов бәйрәм кичәбезне бик жылытып жибәрделәр; 1мәктәп укучысы Гүзәл Әхмәтова синетезаторда бик матур көй уйнады, 4 санлы Гимназия укучысы Рәлинә Вәлитованын шигырь сөйләүен дә кунакларыбыз бик нык ошаттылар. Кичә барышында бик күп җылы сүзләр, теләкләр, рәхмәт сүзләре яңгырады. “Нурлы булсын күңел көзләрегез “дип исемләнгән китап һәм “Дары природы” дип исемләнгән, бакча җимешләре күргәзмәсе оештырылды.
Шулай ук бәйрәм кичәсендә торле уеннар һәм әбиләр турында, шаян сәхнәләштерелгән өзек күрсәтелде.