Баулы районы башлыгы мөселманнарны Корбан–бәйрәме белән котлый

2014 елның 4 октябре, шимбә

Хөрмәтле мөселман якташларым!

Сезне чын күңелемнән Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Әлеге изге бәйрәм ислам традицияләренең шәфкатьлелек, игелеклелек, нинди милләттән һәм диннән булуларына карамастан, кешеләргә карата кайгыртучанлык кебек изге сыйфатларга нигезләнгән булуын исебезгә төшерә.

Корбан бәйрәме Татарстанның күп милләтле халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга хезмәт итсен, ә гомумкешелек кыйммәтләре милләтара, конфессияара татулык нигезе булсын һәм яшь буынны әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә булышсын.

Изге Корбан бәйрәмебез көннәрендә сезгә, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәрәкәтле гомер телим!


Рамил Гатиятуллин, Баулы муниципаль районының башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International