Чарада китап геройлары да, китапханәчеләр дә, район башкарма комитеты вәкилләре дә катнашты. Китапта сүз бара торган кешеләр ярдәмендә шәһәрдә күп кенә яңа, файдалы, кызыклы эшләр эшләнә. Китапның бер гүзәл героинясы балалар сәнгать мәктәбе директоры Зөлфия Таһирова әйткәнчә, Елена Склярова - хәтер сакчысы ул. Аның китаплары ярдәмендә киләчәк буын районыбыз тарихын белә ала.
"Хезмәткә дан"