Врач-эпидемиолог Рәмзия Мусина мәгълүматларына караганда, эпидемияне булдырмау максатыннан халыкның 25 процентыннан да ким булмаган өлешенә прививка ясалырга тиеш. Шулай итеп, өлкәннәрне вакцинацияләү башланды, ә балаларга прививка медицина тикшерүе үткәч ясалачак. Районда укучыларның медицина тикшерүе 8 сентябрь-12 ноябрь аралыгында узачак. Әлеге вакытта мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында вакцинациягэ ата-аналарның рөхсәте җыела.
"Хезмәткә дан"