Янгын сүндерүчеләр экологик акциядә катнашканнар

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлеге акциягә Татарстан янгынга каршы хезмәтенең Әлмәт отряды бүлекчәләре хезмәткәрләре дә кушылды. Баулы районында да аерым постлар территорияләрен төзекләндерү башланды. Җирле үзидарә органнары белән килешү буенча, һәрбер бүлекчәгә якын-тирәдән участоклар беркетелгән.

ТР ППС Әлмәт отрядының янгын куркынычсызлыгы инженеры Гөлфирә Нэҗметдинова сүзләренчә, акциядә Әлмәт янгынга каршы хезмәтенең алты райондагы 16 бүлекчәсеннән 165 кеше катнашкан. Җыештырылган территориянең мәйданы 13,7 гектар тәшкил итә. Барлыгы 5,5 кубометр чүп-чар җыеп алынган.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International