ВАЗ-2112 автомобиле белән идарә итүче баулылы Казан ягыннан Оренбургка таба хәрәкәт иткән вакытта, сулга борылганда бөгелмәле идарә иткән ВАЗ-2109 машинасына юл бирмичә, аңа килеп бәрелэ. Ике машинада да берешәр пассажир булган. Авария нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән, алар хастаханәләргә җибәрелгән. Баулы ЮХИДИ бүлекчәсе мәгьлүматлары буенча, барысы да куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән булган, әмма бәрелү бик көчле туры килгән.
"Хезмәткә дан"