Балалар иҗатына мөмкинлек бар

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

“Арт-малыш”, “Кечкенә гений” берләшмәләрен һәм “Росиночка” мәктәпкә әзерлек түгәрәге ата-аналарда зур кысыксыну уята. “Каисса” клубы, “Зур тәнәфес”, “Музыкаль мозаика”, “Күңелле палитра”, “Тылсымлы йомгак”, “Тегү осталыгы мәктәбе” берләшмәләре актив эшли. Шәһәр мәктәбе базаларында балалар туризм һәм туган якны өйрәнү түгәрәкләренә язылалар. Ә “Пегас” картинг-клубы  һәм 2нче мәктәп базасында ачылган робототехника түгәрәге балаларны техник иҗатка һәм спортның техник төрләренә җәлеп итә. Укучылар йортына йөрүчеләр күп тапкырлар республика һәм федераль конкурсларда жинугә ирешкән.

 

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International