Кышка әзерләнәбез

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

“Жилсервис" җәмгыяте подъезд тәрәзәләрәнә пыялалар кую һәм ишекләр ремонтлау буенча эшләр алып бара. Күптән түгел алар Островский, 5, Пушкин, 21, һади Такташ, 17 йортларында башкарылган. Островский, 14 йортында отмосткалар ремонты төгәлләнә.

Йортларны төзекләндерүдә аларда яшәүчеләр үзләре дә катнаша. Шушы көнәрдә һади Такташ урамындагы 10чы йорт ишегалдында өченче подъездның инициатив төркеме 20гә якын миләш һәм чаган агачы юнәтеп утырткан.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International