“Илһам чишмәләре”: язучы-шагыйрь Габидә Мәрданова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе

Габидә Мәрданованың 3 китабы бар: ”Хакым бардыр”,  ”Бер алманы өчкә бүләек”, ”Бакланнар”. Һәм 2013 елда Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел уңаеннан "Илһам чишмәләре"-"Родники вдохновения" дигән җыентык дөнья күрде. Ул җыентыкка Габидә Мәрданованың шигырьләре керде.

Кичәдә Габидә Мәрданованың шигырьләре укылды, ул үзенең ничек каләм тотып яза башлаганы турында сөйләде.
Ул күп еллар укытучы булып эшләде һәм кичәгә аның укучылары Разифә Хафизова, Фаридә Җәляева килгән иде.

Укучы балалар белән концерт программасы  күрсәтелде.

Кичәне чәй артында сөйләшеп, көлешеп төгәлләдек.

Кичәне  китапханәче Илзия Латыпова һәм сәнгать җитәкчесе Зәлинә Әмирова әзерләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International