"Чисталык дәресләре" Баулыдагы 7 нче мәктәптә

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе
"Чисталык дәресе" 9"А", 10 "А", 10"Б" сыйныфлары өчен каты көнкүреш калдыкларын файдалы эшкә тоту проблемасына багышланды. Укучылар шәһәр чүплегенә экскурсияга барып алдылар. Аларны чүпне төрләргә бүленмәве шаккатырды. дәрес азагында укучылар үзләре өчен Җир планетасын чисталыкта тоту нәтиҗәләрен чыгарды.

Башлангыч сыйныфларда "Чисталык дәресләре" табигать кочакында узды. Монда укучылар белән табигатьне саклау турында әнгәмә оештырылды. Аннан соң укучылар аланны чүптән чистарттылар.

Экскурсия азагында башлангыч сыйныф укучылары "Табигатьне сакла!" девизы астында биеп алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International