Баулы мәктәпләрендә "Чисталык дәресләре" үтте

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе
16 сентябрь көнне  5 санлы Баулы урта мәктәбендә 5-8сыйныф укучылары өчен "Чисталык дәресләре" үткәрелде. Бу дәресләрнең максаты: укучыларда табигать турында белемне үстерү, тирә-юн һәм табигать байлыкларын саклап калу белемен үстерү.
Республикада "Мәктәп зкология патруле" фото конкурсы - бу дәресләр нәтиҗәсе. Укучылар төрле чүпле урыннарны фотога төшереп, конкурска җибәрә ала. Һәр фоторәсеме өчен укучыга бал туплана. Уку елы азагында актив укучы, сыйныф, мәктәп бүләкләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International