Өлкәннәргә һәм инвалидларга уңайлы булсын өчен

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе

Әлеге максатларга интернат-йортка 3,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Биредә керү юллары, душ бүлмәләре ремонтлана, пандуслар һәм култыксалар урнаштырыла, алар мунчаларга да куела, ә бу биредә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен аеруча мөһим.

Коляска белән йөрүчеләргә махсус җиһазландырылган бүлмә булдырылган.

Коляска белән йөрүчеләрне бер каттан икенчесенә алып бару өчен “РОББИ” күтәрткече сатып алынган. Интернат-йорт директоры Татьяна Кәлимуллина хәбәр иткәнчә, быел бинага республиканың профильле министрлыгы бүлеп биргән 1,5 миллион сум акчага агымдагы ремонт та үткәрелгән.

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International