Яңгырлар, уракны тәмамларларга ирек бирми

2014 елның 5 сентябре, җомга

Бүгенге көндә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урак мәйданының 83 процентында башкарылган. Кайбер хуҗалыкларда урак тәмамланган дияргә була. Мәсәлән, “Кызылъяр” хуҗалыгында төп эш тәмамланган, уңышны артык зур булмаган участоклардан гына җыеп бетерәсе калган. Биредә уҗым – 400 гектар арыш чәчү дә төгәлләнгән. Район буенча уҗым чәчү планлаштырылган мәйданның 64 процентында башкарылган. 


Кадрия Гыймазова, "Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International