Чарада күп еллар бәхетле гаилә булып яшәүче, күркәм тормыш һәм хезмәт юлы үткән, тәртипле балалар тәрбияләгән, яшь буынга үрнәк булырдай, районыбызның горурлыгы булган парлар да катнашты.
Баулы район Башлыгы Альберт Хабибуллин һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды. Шушы көннәрдә Баулы шәһәрендә эшлекле визит белән булган Свердловск өлкәсе делегациясе әгъзасы Свердловск өлкәсе Артин шәһәр төбәге башлыгы урынбасары О.А.Голых яшүсмерләрне гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйга белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тантаналы чара барышында район Башлыгы Альберт Хабибуллин әтиле-уллы Рөстәм һәм Рим Хакимовларга “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары билетларын тапшырды.