Кадерле якташларым!
Зур бәйрәмнәребез – Республика көне, Шәһәр көне һәм Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Баулыда бу бәйрәмнәрнең бергә билгеләнеп үтүе үзенә күрә бер мәгънәгә ия. Нефть сәнәгате район икътисадында әйдәп баручы роль уйнавын дәвам итә. Нефтьчеләр ярдәмендә төбәктә күп кенә социаль мәсьәләләр чишелә. Моның өчен без аларга рәхмәтлебез. Үзләренең кече ватаннары үсешенә үз өлешләрен бүтән һөнәр ияләре дә кертә. Бергәләшеп эшләгән эш уңай нәтиҗәләр бирә. Соңгы биш елда Баулы районының территориаль тулай продукты 12дән 20 миллиард сумга кадәр артты, аңарда кече бизнес өлеше – 7,6дан 13 процентка кадәр.
Җитештерү үсешен аграр сектор да күрсәтә. Районда бу елның беренче яртысында гына да 241 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукция җитештерелгән.
Кеше башына акча кеременең 2009 елда 9 мең сумнан 2013 елда 17 мең сумга кадәр артуы да район халкының тормышы яхшыруы хакында сөйли. Быел район буенча уртача хезмәт хакы 25 мең сумнан артып китте – узган елның беренче яртысы белән чагыштырганда үсеш 13 процент тәшкил итте. 2014 елның беренче яртысы буенча бәяләгәндә, ваклап сату әйләнеше 1,6 миллиард сум тәшкил итте һәм 8 процентка артты.
Соңгы биш елда районыбыз территориясендә гомуми бәясе миллиард ярым сум булган социаль-икътисади үсешкә юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла. Агымдагы елда гына да төзелешкә, реконструкциягә һәм капиталь ремонтка 320 миллион сум акча кертелгән.
Шуңа күрә баулылылар районыбызга күптән түгел килеп киткән Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановка, халык ихтыяҗларын һәрдаим кайгыртып торганы өчен, рәхмәт белдерделәр. Республикабыз Президентының бердәм командасы принципиаль позициясе – илнең, төбәкләрнең тотрыклы үсеше, гомуми гражданлык мәнфәгатьләрен яклау, кешеләрнең яшәү сыйфатын үстерү, социаль инфраструктур проектларны күтәрү, хакимиятнең ачыклыгы һәм халыкка якын булуы, халык алдында үзенең барлык бурычларын башкаруы.
Хөрмәтле баулылылар! Үз хезмәтегез белән районыбызны баерак һәм матуррак итәргә тырышканыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Әлеге бәйрәм онытылмаслык якты тәэсирләр калдырсын, күп кенә уңай хисләр бүләк итсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим!
Альберт Хәбибуллин,
Баулы муниципаль районы башлыгы