“Татгазэнерго” Баулы филиалының баш инженеры сүзләренчә, бүген котельныйларның әзерлеген тикшерү өчен, Ростехнадзордан комиссия килергә тиеш.
Җылылык бирүнең тышкы һава температурасына бәйле булуын исегезгә төшерәбез. Әгәр ул биш көн дәвамында +8 градустан түбән торса, фатирларга җылылык бирелә башлый. Мәсәлән, узган елда Баулыда җылыту сезоны 17 сентябрьдә башланган. Бу көнне җылылыкны хастаханә биналарына биргәннәр. Аннан соң 23е көнне җылылык күпфатирлы йортларның батареяларында да барлыкка килгән.
Лениза Гәрәева, "Хезмәткә дан"