Баулыда яшьләр туй көннәрендә музейга баралар

2014 елның 29 августы, җомга

Быел өйләнешкән 11 пар ЗАГСтан соң музейга барган.

Бу традиция яңа өйләнешүчеләр арасында популярлык ала бара. Узган җомгада музей кунаклары Альбина һәм Равил Гаязовалар булган. Алар туганнары белән бергә туган як гореф-гадәтләре, район үсеше тарихы белән якыннанрак танышканнар, җанланып киткән экспонатның скрипка көен тыңлаганнар, 100 еллык самовардан чәй эчкәннәр. Яшь пар өчен шулай ук сюрпризлы бәйгеләр дә оештырылган. Ә ахырдан кәләш белән кияү традицион тәкъдимнәр һәм теләкләр китабында язма калдырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International