Баулы нефтьчеләренең бу бәйгедән өченче ел рәттән җиңү белән кайтуларын исегезгә төшерәбез. Быел Баулы өчен бораулау мастеры Раушан Ибраһимов җитәкчелегендәге вахта ярышкан. Ә команда составына бораулаучы Максим Кашин, бораулаучы ярдәмчеләре Денис Ильясов, Илнур Нәфыйков, Айрат Гарифуллин, Илмир Хәбиров булган. Җиңгән өчен Әлмәттә аларның һәрберсенә видеокамера бүләк иткәннәр, ә предприятиеләре премия түлиячәк.
Кадрия Гыймазова, "Хезмәткә дан"