Шуңа күрә төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе “зебралар”ны яңарту һәм билгеләр кую эшен дәвам итә. Шушы көнңәрдә яңа норматив буенча аклы-сарылы төскә буялган “зебралар” һади Такташ, Ленин, Энгельс, Чапаев урамнарында барлыкка килде. Тагын гимназия, аграр колледж һәм башка кайбер учреждениеләр янындагыларын яңартасы бар.