Узган ел Покровский Урыстамак авыл мәдәният йорты үз номинациясендә 100 мең сум алган иде. Быел Кырымсарай мәдәният йорты исә, республиканың тагын 20 клубы исәбендә, “Иң яхшы авыл мәдәни-ял итү учреждениесе” номинациясендә җиңеп, шул ук суммалык сертификат яулаган. Әлеге акчалар матди-техник базаны ныгытуга китәчәк.