Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе мәгълүматлары буенча, монда көндез - чүплек, дөресрәге, тирес өеме яна башлаган. Ут чыккан урынга авылның ирекле янгын сакчылары һәм Новозареченск аерым посты янгын сүндерүчеләре килгән. Көн җилле, үлән коры булу сәбәпле, чүп тиз янып киткән.
Шул ук көнне кичен Татар Томбарлы авылында кирпеч белән тышланган йорт янган. Бу вакытта хуҗа кеше бакчада булган, утны күршеләре күреп алган. Янгынны сүндерүгә “Берлек” ДПОсы һәм 109нчы янгын часте килгән. Йорт иминиятләштерелмәгән булган.
Ике очракның да сәбәбе ачыклана.