Законның яңа редакциясе билгеле бер белем бирү программасының дәүләт аккредитациясе үткән булуы шартында (белем бирү учреждениесенең үзенең дәүләт аккредитациясе үтүе түгел) акчаларны белем бирү хезмәтләренә түләүне күздә тота.
Баулы районында ана капиталына барлыгы 1816 сертификат бирелгән. Шуларның 1422се “эшкә җигелгән”, шул исәптән 1370е - торак алуга, 52се - балаларның белем алуына (балалар бакчасы, югары уку йортлары). Ә менә 394 сертификат хуҗасы әлегә акчаларын кая юнәлтергә карар кылмаган.