Баулы ветеран-бильярдчылары командасы Физкультурачы көненә багышлап Әлмәт шәһәрендә узган ярышларда беренче өчлеккә кергән.
Болар - Фэһим Нуриев, Михаил Матянин, Николай Гаврищук, Владимир Кузнецов һәм Георгий Морозов. Команда өченче урын яулаган һәм грамоталар белән бүләкләнгән. Ярышларда Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан барлыгы алты команда (30 спортчы) катнашкан. Уен һәр бильярдчының шәхси зачёты буенча үткән. Безнең якташлар Фәһим Нуриев һәм Михаил Матянин югары күрсәткечләргә ирешкәннәр.