Район үзәк хастаханәсе администрациясе һәм профсоюз комитеты балаларын беренче сыйныфка озата торган хезмәткәрләренә ярдәм итәргә булганнар.
Профсоюз комитетыннан үз хезмәткәрләренең 23 баласына мәктәп букчалары бүләк иткәннәр. Хастаханә администрациясе канцелярия товарлары сатып алу өчен дә матди ярдәм күрсәткән.