Кешеләр этләрдән зыян күрмәсен өчен

2014 елның 26 августы, сишәмбе

Әлеге вазыйфага даими рәвештә эшләүче кеше табуы кыен булганлыктан, төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә махсус кеше “ай аша” эшли. Бу вакытта этләрдән кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янавын сизгән баулылыларның барлык заявкалары 5-61-51 һәм 5-61-49 телефоннары буенча кабул ителеп, теркәлеп бара.
Сукбай этләрне ачыклау буенча шәһәр буйлап рейдлар да үткәрелә. Этләрне, “йоклатканнаң" соң, ветеринария үзәгенә алып барып, төрле авыруларга тикшерәләр. Шуннан соң гына термочокырларда утильләштерәләр. Заявкалар өй җәнлекләре хуҗаларыннан да кабул ителә. Әмма әлеге хезмәт түләүле.

 


"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International