Курслар Баулы шәһәренең уку учреждениеләрендә уза. Хәзер, мәсәлән, “В”, “С”, “Д” категорияле машина йөртүчегә, бораулаучы ярдәмчесенә һәм күтәрткеч машинистына укырга теләүчеләрне туплау бара. Укулар бушлай, стипендия түләнә, матди ярдәм күрсәтелә. Әгәр яңа һөнәр буенча медицина тикшерүе кирәк булса, эшсез кеше аны шулай ук бушлай уза.
Мәшгульлек үзәге хезмәт базарында кирәк булган һөнәрләргә укыта. Шулай, сентябрьдә электромонтёр һәм чәчтараш белгечлекләре буенча “укучылар” туплау көтелә.